Баклажаннан кабымлык
Аш-су бүлмәсе

Баклажаннан кабымлык

Иртән стерилизовать иткән банкаларга тутырып куябыз

Кирәк була:

  • Баклажан 3кг.,
  • Кызыл борыч 1 кг.,
  • Сарымсак 300 гр.,
  • Әче борыч 4 штук,
  • Уксус – 1 стакан,
  • Сыек май 1 стакан,
  • Тоз 2 аш калагы.

Эш барышы: баклажаннарны шакмаклап турап табада кыздырып алабыз һәм табакка салабыз. Шуның өстенә блендер белән ваклаган яки ит таркыч аркылы чыгарган борычларны һәм сарымсакны кушабыз. Шушы массага тоз, уксус һәм сыек майны (сыек майны киметергә була) салып болгатып төнгелеккә калдырабыз. Иртән стерилизовать иткән банкаларга тутырып куябыз.

Тәнзилә Габдрахманова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә баклажан

Нет комментариев