Әниегез баскан камырны хәтерлисезме? Ә урамга кадәр таралган май исен?..
Бәләкәй чакта аш-су бүлмәсендә бөтерелгән әниегезне хәтерлисезме? Кышын кич кенә өшеп, урамнан керәсең, ә өстәлдә яңа гына майда кыздырылган "пирожки"лар! Хәтерегездә булса, әниләр камырны безнең кебек чүпрә салып кабартмый да иде. Менә шундый рецепт тәкъдим итәбез.
Камыр өчен:
0,5 литр җылы кефир,
1 чәй калагы сода,
2 чәй калагы шикәр,
1 чәй калагы тоз,
3 стакан он,
3 аш кашыгы үсемлек мае.
Камырны басып, бер сәгатькә суыткычка куярга кирәк. Шул арада бәрәңгедән измә ясыйбыз. Камырны шарларга бүлеп, эченә измә салып, "пирожки"лар ясыйбыз да майлы табада кыздырабыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев