Балан пирогы рецепты
Аш-су бүлмәсе

Балан пирогы рецепты

Тәмле булсын!

Камыр өчен:

Ярты стакан эретелгән ак майны бер стакан он белән бутыйбыз + 1 аш кашыгы шикәр комы + ярты чәй калагы тоз + 1 аш кашыгы каймак + 200 гр кефир (минеке оеган сөт), + 1 чәй калагы коры чүпрә (күпертеп алам әз генә песок, су салып) +он салып камыр басабыз.

Эчлек:

2 стакан баланны ярты стакан суга салып, песок, он салып куерганчы пешердем. Куз чамасы белән эшләдем (1 стаканнан артык песок, 3 аш калагы он булгандыр)

Марьям Миннегулова

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев