Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле «эремчек тәкәсе» рецепты

Бер 15 минут ял иттерәбез, камыр үзләнсен өчен эшләнелә

Мәрьям Миңнегуловадан «эремчек тәкәсе» рецепты

Камыр өчен кирәк булачак: (гаиләгез ишле булса, күбрәк пешерәсез)

- Ярты чокыр кайнаган салкын су
- 1 йомырка
- 1 аш калагы үсемлек мае
- Тоз чеметеп кенә
- Он

Эчлек өчен кирәк булачак:

- Вак эремчек 1,5 стакан
- 2 йомырка
- Тоз.

Савытка су, тоз, йомырка, маебызны салып болгатабыз да он салып камыр басабыз. Бер 15 минут ял иттерәбез, камыр үзләнсен өчен эшләнелә.
Эчлекне ясый торабыз шул арада. Эремчегебезне ваклыйбыз, тоз, йомырка салып болгатабыз.

Камырны җәеп, түгәрәкләп кисеп, эченә эремчек массасын салабыз да, бөрәбез. Тәкәләребезне тозлы кайнаган суда пешереп алабыз. Суыбызга 1 аш калагы көнбагыш мае салырга онытмыйбыз.

10 минуттан тәкәләребезне сөзеп алып, өстенә ак май сибеп табынга куябыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эремчек