Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле пирожный рецепты (фото)

Тәмле булсын!

190 гр йомшак акмай, 130 гр песокны миксер белән күпертеп алдым, шуңа бер йомырка, чеметем тоз өстәп, яңадан миксер белән тугладым. Шушы массага 340 гр иләнгән он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып, көрәкчек (лопатка) белән яхшылап болгаттым, майлы масса онга кушылып бетеп, бер өем барлыкка килгәнче. 

Он кушылып беткәч камырны кул белән җыештырдым да, кул белән озак басасы түгел, пакетка тыгып, бер сәгатькә суыткычка куеп тордым.

Әзер камырны ике пергамент кәгазе арасына куеп, кирәк формада җәйдем, бер см калынлыгында итеп. 200 градуста 15 минут пешердем. Озак тотасы түгел, үзегезнең духовкага карагыз, өсте чүүт кенә кызара башлауга аласы. 

Кызарганчы тотсаң корж каты була, ә болай йомшак, таралып торучан, песочный килеп чыга. Духовкадан алуга ике тигез өлешкә бүлдем, саграк тотыгыз, корж сынарга мөмкин.

Помадка: савытка 300 гр песок, 90 мл су салып утка куйдым, болгатасы түгел! Масса кайнап чыгуга 1 чәй калагы лимон согы яки чеметем генә лимон кислотасы саласы, мин лимон кислотасы салдым. 

Төгәл дүрт минут кайнаттым, кайнап чыкканнан соң, һәм савытны, сүндерүгә үк, салкын суга утыртып куйдым. Масса суынуга, миксер белән, куерып агарганчы күперттем.

Коржның берсенә повидло сөртеп, икенчесе белән каплап куйдым, аның өстенә помадка сөрттем һәм суыткычка куеп тордым. Беренче сөрткән помадка катканнан соң, калган помадканы яңадан өстенә сөртеп бетердем.

Язуы гына озак, ә ясавы тиз, камырны җәеп, пешереп, помадка сөртүгә киткән вакыт бер сәгатькә дә тулмый, ә тәмее! Помадкадагы лимонның әчелеге (кислинкасы) үзе бер шедевр!

Резида Файзуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә