Реклама
«Мин аны еш пешерәм, сырлы запеканкаларга караганда ул купкә тәмлерәк, сусылрак килеп чыга. Баллы чөгендер дә бер төрле изюминка өсти!»
«Мин аны еш пешерәм, сырлы запеканкаларга караганда ул купкә тәмлерәк, сусылрак килеп чыга. Баллы чөгендер дә бер төрле изюминка өсти! Тәмлеееееееее», дип рецепты белән бүлешә аш-су остасы Гөлүсә Хөсәенова.
- Иң аскы рәттә фарш, фарш өстенә борыч, ярым боҗралап суган;
- аннан соң угычтан уылган кишер;
- бәрәңге, бик нәзек итеп тугәрәкләп кисеп, тоз сибәргә;
- 100 мл тирәсе су салырга була;
- аннары чи чөгендерне угычтан уабыз, майонез сөртәбез.
Мичтә 160-180 градуста 1 сәгатьләп пешә!
Ашларыгыз тәмле булсын дуслар!!!
Чыганак: https://www.instagram.com/p/CLtZilJKrRx/?igshid=au3lhtnyrxhm
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз