Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле чизкейк ясау ысулы

Шоколадлы йомшак бисквит, мусс hәм жиләкле катлам.?

Гөлназ Хаиева рецепты

Бисквит өчен (18–20 см диаметрлы табага исәпләнгән): 2 йомырка, 150 г шикәр комы, 250 г майонез, 1 чәй кашыгы какао, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч.

Барысын да яхшылап болгатабыз, пергамент кәгазь җәелгән табага салып, пешерергә куябыз. 170 градуста 20–25 минут пешерәбез.

Мусс өчен: 300 г 33 процентлы сөт өсте, 10 г желатин, 150 г сөт, 1 йомырка, 120 г шикәр комы, 1,5 аш кашыгы кукуруз крахмалы.

Беренче эш итеп 40 мг салкын суга желатинны бүртергә куябыз. Сөт, йомырка, крахмал һәм шикәр комын бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

Шуннан соң гына газга утыртабыз. Уртача утта өзлексез болгата-болгата, куерганчы кайнатабыз, аннары газдан алабыз. Желатинны салып, эреп беткәнче болгатабыз. Миксер белән сөт өстен күпертәбез. Шуңа җылы кремны салып, кашык белән генә болгатабыз.

Бисквитны форма эченә урнаштырып, аның өстенә кремны агызып, өстен тигезләп, суыткычка куябыз.

Җиләкле катлам өчен:

350 г җиләк, чама белән шикәр комы, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 5 г желатин.

Желатинны 40 мг салкын суга бүрттерергә салып куябыз. Җиләкне алдан ук йомшартып, аңа шикәр комы һәм крахмал өстибез. Яхшылап болгатабыз, төерләре калмасын. Уртача утка куеп, куерганчы кайнатабыз. Уттан алгач, желатин салып, яхшылап болгатабыз. Җиләкне мусс өстенә агызып, өстен тигезләп, төнгә суыткычка озатабыз.

Ватаным Татарстан

Фото:khaievagulnaz

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә