Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле «Көнбагыш» салаты

Өстәлгә чыгарыр алдыннан «көнбагыш»ыбыз кырыйларына чипсылар тезеп чыгыгыз

Бу салат өчен 1 тавыкның түш ите, 400 грамм гөмбә, 1 баш суган, 3 йомырка, 150 грамм сыр, зәйтүн, майонез, чипсылар кирәк булачак. Тавык итен һәм йомыркаларны пешерәбез, гөмбә белән суганны кыздырабыз. Салатны түбәндәгечә тезәбез: савыт төбенә туралган тавык итен салабыз (һәр кат саен майонез сөртәбез), икенче катка кыздырып суытылган шампиньон белән суган салына, өченче катка эре угычта уылган йомырка, дүртенче катка исә вак угычта уылган сыр салабыз. Фәкать сыр өстенә генә майонез ягылмый.

Зәйтүнне дүрткә бүлеп, сыр өстен бизибез. Өстәлгә чыгарыр алдыннан «көнбагыш»ыбыз кырыйларына чипсылар тезеп чыгыгыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибәбез.

Фоточыганак:https://vk.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев