Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле сырлы пирог рецепты

Бәйрәмдә пешерергә бик тәмле сырлы пирог рецептын тәкъдим итәбез!

Пирогны пешерү өчен кирәкле ингредиентлар:
Каты Сыр - 200 г.
Эремчек - 300 г.
Манный ярмасы - 3 аш кашыгы
Йомырка - 3 данә
Сарымсак - 1-2 төш (теләге буенча)
Укроп - кечкенә бәйләм
Кефир-100 мл
Тоз, борыч - тәме буенча

Приогны әзерләү:
1. Манный ярмасына кефирны салабыз да, ул бүртсен өчен 20-30 минутка калдырырабыз.
2. Сырны эре кыргычтан кырабыз һәм эремчек белән бутыйбыз, аңа йомырка һәм вак итеп туралган укроп өстибез.
3. Аннары барысын бергә кушып бутыйбыз. Тәменчә тоз һәм борыч өстибез. Теләгән кеше кырып сарымсак та өсти ала.
4. Әлеге массаны формага салып, әзер булганчы духовкада пешерәбез.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә

2
X