Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бишбармак рецепты

Бик тәмле ризык. Пешереп карагыз!

Бишбармакны мин ат, сарык, сыер һәм тавык итеннән пешерәм. Бик тәмле һәм туклыклы ризык.

Башта сөяклерәк итне озак итеп кайнатабыз. Шулпа тәмле булсын өчен кишер, башлы суган да салып кайнатам. Шул арада токмач җәеп, аны ромбиклап кисәм. Суганны боҗралап турап, бер савытка салырга һәм майлырак кайнар шулпа, кара борыч сибеп, өстен каплап томаларга кирәк. Ит пешеп чыккач, шулпаны сөзеп, итне аерым савытка турарга.

Ә шулпага бәрәнгене урталайга гына ярып, пешереп алырга. Аннары аны аерым савытка алып, шул кайнап торган шулпага ромбиклы токмачны пешереп алырга. Барлык ингридиентлар пешкәч, аерым сай һәм зур савытка башта ромбиклы токмач, анын остенә пешкән һәм туралган ит, пешкән бәрәнге һәм иң өскә томалап йомшарган суган салып, матур итеп бизәргә. Яшеллек салып матурларга. Шулпаны аерым касәгә салып бирергә.

Бик тәмле ризык. Пешереп карагыз!

Лилия Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә