5-6 бәрәңге, 700 г тавык түше, 1 суган, 400 г гөмбә, 2 помидор...
Жульенны, гадәттә, табынга “кокотница”да бирәләр. Бәрәңге белән зур савытларда әзерләнә.
Савытларны майлап, аска озынча итеп туралган тавык түше салырга. Аннан саламлап туралган бәрәңге, суган белән кыздырылган гөмбә, ярымтүгәрәкләп туралган помидор салырга. Өстенә каймак, майонез, йомырка кушып ясалган соус сыларга һәм 180 оС кызулыктагы духовкада 30 минут пешерергә.
Рамилә САБИРҖАНОВА, Казан.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев