Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бәйрәм табынына тәмле салатлар

Яңа ел табынына нинди салат ясарга икән дип баш ватсагыз, рәхим итеп без тәкъдим иткән рецептларга да күз салыгыз әле

 «Орхидея» салаты
200 грамм ветчина, 100 грамм тозлы гөмбә, 50 грамм бәрәңге чипсысы, пешкән 2 йомырка, 100 грамм кореяча кишер, 150 грамм уылган каты сыр, майонез, бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы кирәк.
Әзерләү: гөмбә белән ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан уарга, кореяча кишерне кыскарак итеп турарга. Кишер, гөмбә, вакланган чипсы, ветчина, сыр һәм йомырканы катламлап, майонез сылый барып, салырга. Салат өстен, майонез сөртеп, чипсы һәм вак угычтан чыгарылган йомырка сарысыннан чәчәк ясап бизәргә.

«Әтәч» салаты
Ингредиентлар: 1 тозлы балык (селедка), 1 суган, 1 чөгендер, 2 бәрәңге, 3-4 кишер, 100 грамм майонез, тәменчә борыч һәм тоз.
Ашамлыкларны әзерләп куябыз. Яшелчәләрне төрлесен төрле савытка, төрле вакыт аралыгына пешерергә куябыз: бәрәңгене 20 минутка, кишерне 40 минутка, чөгендерне 1 сәгатькә. Суган әрчибез. Балыкны чистартабыз. Сөякләрен мөмкин кадәр алабыз. Бәрәңгене пешкәч, кабыгыннан чистартабыз, кыргычтан уабыз да салат буласы савытка урнаштырабыз. Шунда ук, бәрәңгедән әтәч формасы ясарга тырышабыз. Бәрәңге өстеннән бераз гына майонез сылыйбыз.
Икенче катлам – балык һәм суган. Суганны вак итеп турыйбыз. Өченчесе – кишер һәм майонез. Яшелчәләрне бераз тозларга да онытмыйбыз.

Соңгы катлам – чөгендер һәм аның өстеннән майонез белән әтәчне бизибез, формасын бирәбез. Аның өчен кондитер капчыгын кулланырга да мөмкин. Майонез аннан күпме кирәк, шуның кадәр генә чыга. Әтәчнең күзе урынына зәйтүн куябыз.
Әтәчнең кикриген, томшыгын кишердән ясагыз. Зәйтүнне вак кына итеп озынчага киссәгез, әтәчнең каурыйларын куярга була. Салат тәмле булсын өчен, 30 минут көтеп торырга кирәк.

«Кар бабай» салаты
400 грамм тавыкның түш ите,
пешкән ике бәрәңге, өч йомырка, уртача зурлыктагы ике кыяр, майонез. Бизәү өчен бер болгар борычы, йомырканың сарысы, черри помидоры, кара зәйтүн җимеше. Тавык итен вак итеп турап, майда кыздырырга яисә пешереп турасаң да була. Бәрәңге белән кыярны шакмаклап турарга кирәк. Кар бабайның шапка кигән баш формасын ясап, катламлап салатны өябез. Беренче катлам тавык ите, аннан соң кыяр, бәрәңге һәм угычтан уып, йомырканың агын җәябез. Башлыгы белән авызын борычтан, күзләрен кара зәйтүн җимешеннән, борынын черри помидорыннан ясыйбыз.

Фото: Аллея мыслей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә