Камырны сметана куелыгында ясыйбыз
Вафли өчен кулландым:
5 йомырка
180 гр песокны, әз генә тоз салып миксер белән күпертеп алам.
180 гр эретелгән ак май, 2 аш кашыгы каймак, ярты чәй калагы разрыхлитель он салып камыр ясыйбыз. Теләгән кеше ванилин сала.
Камырны сметана куелыгында ясыйбыз. Кызган табага салып пешерәбез.
Мәрьям Миңнегулова
Нет комментариев