Чәйләрегез тәмле булсын!
Аш-су бүлмәсе

Чәйләрегез тәмле булсын!

Җырчы Айгөл Бариевадан кайнатмалы татлы ризык рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 200 г йомшарган атланмай, 2 йомырка, 250 г шикәр комы, 2 аш кашыгы каймак, 500 г он, 1 бал калагы сода.

Барлык ингредиентларны бергә болгатырга һәм камырны 15-20 минутка туңдыргычка куярга. Камырның яртысыннан күбесен угычтан уарга, майланган табага җәяргә, өстенә яраткан кайнатмагызны салырга һәм калган камырны өстенә уып бетерергә.

200 градуска кадәр кызган мичкә 20-25 минутка куярга.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


рецепт

Нет комментариев