Пироженныйның эченә төрле крем тутырырга була.
250 мл. суны кайнарга куярга һәм бер чеметем тоз өстәргә. Янына йомшарган 80-100 г. сыер мае салырга һәм болгата-болгата кайнатырга. Кайнап чыккач, 1-2минут болгатып торырга һәм әз-әзләп кенә 1стакан он (150г) салырга. Болгата болгата камырны пешерергә. Аннары сүндереп 35-37 градуска кадәр суытырга, тән температурасыннан чамалый аласыз.
Аннары суына төшкән камырга 4-5 йомырканы берәмләп куша-куша камырны ясап бетерергә. Камыр сузылучан булырга тиеш. Пергамент җәелгән табага камырны кондитер капчыгы ярдәмендә озынча формада чыгарырга. 180 градуслы мичтә 30-35 минут пешерергә.
Пешергәннән соң эченә төрле крем тутырырга була. Мин 33%лы каймак һәм тәменчә шикәр комын миксер белән күпертеп, шул кремны файдаландым.
Заварной крем файдалансагыз да була. Өстен шикәр пудрасы яки шоколад эретеп бизисе.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев