Эремчек запеканка
Аш-су бүлмәсе

Эремчек запеканка

Совет балалары ашарга яраткан ризык.

Яхшылап изелгән эремчеккә тәменчә тоз, шикәр, йомырка, эремчек күләменә карап манный ярмасы, сыер мае, йөзем җимеше салып, 180 градуска җиткерелгән мичтә йөзе килгәнче тотып, пешерергә. 

Табынга салкын килеш өстенә каймак салып чыгарырга.

Ә сез хәзер дә бу төр запеканкалар пешерәсезме?

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


эремчек запеканка

Нет комментариев