Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Фольгада тавык ботын пешерү рецепты

Тәмле булсын!

Кирәкле ингредиентлар: тавык ботлары, бәрәңге, татлы борыч, кишер, суган, сарымсак, петрушка, тоз, борыч, тәмләткечләр.

Тавык ботларын, тәмләткечләр җиңел сеңсен өчен, бераз кискәлибез. Аннан тоз, борыч, тәмләткечләр салабыз.

Гарнир өчен яшелчәләр әзерлибез. Бәрәңге, борыч, кишерне шакмаклап турыйбыз. Суганны ярым боҗра итеп турыйбыз. Сарымсакны ваклыйбыз. Яшелчәләр янына гөмбә дә өстәргә була. Сыек май салабыз.

Барысын бергә фольгага төрәбез. Тавык ботларын фотодагы кебек бастырып куябыз. Алдан ук 180 градуска җылытылган мичтә бер сәгать пешерәбез. Әзер булгач, өстенә яшел үләннәр сибәбез. Минем рецептта — петрушка (башка яшеллек тә ярый).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт