Гөмбә тозлыйбыз ?
Дуслар, гөмбә җыя башладыгызмы инде❓Яңгырлар яуды ? Булмыйча калмас ☺️ Сезгә гөмбә тозлау рецептын язып үтәбез ?
? Грузди гөмбәсен яхшылап юабыз һәм кайнатырга куябыз. 3 л суга ? 4 аш кашыгы тоз? салабыз. 30 минут ачык капкач белән кайнатабыз.
Суын агызабыз, агып торган суда гөмбәләрне юабыз. Тагын бер кат шулай эшлибез. 3 л суга 4 аш кашыгы тоз салып, 30 минут кайнатабыз. Бу юлы кайнап чыкканнан соң салабыз:
?5,6 шт лавр яфрагы?
?15 шт түгәрәк борыч
?4,5 шт укроп зонтигы
?2 баш сарымсак
?10 шт карлыган яфрагы
?1 чәй калагы лимон? кислотасын 100 мл суга салып;
?100 гр уксус;
Шушы рассолда 10 минут? кайнатабыз. Аннары сүлпән утта тотып, стериль банкаларга әзер гөмбәләрне тутырабыз. 1 л банкага 2 аш кашыгы сыек май салырга онытмыйбыз. Өстенә рассол агызабыз. Иртә беләнгә кадәр капкачы белән аска каратып әйләндереп тотабыз. Аннары суык урынга сакланырга куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев