Гөлназ Зиннәтуллинадан бик тәмле салат рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлназ Зиннәтуллинадан бик тәмле салат рецепты

Тәмле булсын!

Сайт укучыбыз Гөлназ Зиннәтуллина кышка бик тәмле салат  рецепты белән бүлеште.

 1кг кәбестә
 1кг кишер
 1кг помидор
 1кг кыяр
 1кг татлы борыч
 1 кг суган
 1 ст. сыек май
 1 ст. уксус
 5 чәй кашыгы тоз
 5 аш кашыгы песок

Барысын да саламлап турыйбыз, сыек май, уксус, тоз, песок салып болгатабыз да 1 сәгать тотабыз.

Аннары газга кайнарга утыртабыз, кайнап чыкканнан соң 10 минут болгатып кайнатабыз да, стериль банкаларга тутырып, ябабыз һәм одеял белән төреп куябыз.

Тәмле булсын!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев