Гөлназ Зиннәтуллинадан «Көнбагыш» салаты рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлназ Зиннәтуллинадан «Көнбагыш» салаты рецепты

Тәлинкәгә башта крабовые палочкины, аннары помидор, йомырканың агы, сыр, йомырка сарысын катлап җәябез

Өстәлгә куярга да матур, ясавы дә җиңел бу салатны, ашарга да тәмле! Сезгә дә тәкъдим итәм, ясап карагыз: «Көнбагыш» салаты рецепты.

3 йомырка
130 г сыр
150 г крабовые палочки
1-2 помидор
Маслины
Чипсы
Майонез

Помидорның орлыгын алабыз, вак итеп турыйбыз, крабовые палочкины дә ваклап турыйбыз. Йомырканың агын, сарысын аерым вак угычтан кырабыз, сырны да вак угычтан кырабыз.

Тәлинкәгә башта крабовые палочкины, аннары помидор, йомырканың агы, сыр, йомырка сарысын катлап җәябез. Помидор, йомырка сарысыннан кала һәр катка майонез сылыйбыз. Өстен чипсы һәм маслины белән бизибез. Тәмле булсын!

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


салат аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев