Каймакка чәй содасы, йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басабыз, бер 15 минут тирәсе камырны ял иттерәбез
Камыр өчен:
каймак 180 гр
чәй содасы 0,5 ч. к
йомырка 1 шт
сыер мае 100гр
тоз 1 ч. к
он 400 гр
Эчлек өчен:
тавык ите 400 гр
бәрәңге 300 гр
суган 3 шт
тоз 2 ч. к
борыч 1 ч. к
Каймакка чәй содасы, йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басабыз, бер 15 минут тирәсе камырны ял иттерәбез.
Ул арада эчлек ясыйбыз:
Бәрәңгене әрчеп, турап, тавык итен турап, суган, тоз, борыч кушып бутыйбыз, зуррак-кечерәк шарчыклар әвәләп, өлешләрне ясыйбыз.
180 гр җылынган духовкада 40 минутлап пешерәбез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев