Яңа ел ялларында өстәлгә кабымлык
Аш-су бүлмәсе

Яңа ел ялларында өстәлгә кабымлык

Сырлы - кишерле рулет

Кирәк була:
1 кишер уртача зурлыкта
4 шт. йомырка
Тоз
200гр. сыр
2 а/к сыек май
2а/к майонез
2 а/к он

Өстенә кунжут кара төстәгесе, кискәндә матурлык өчен. 

Эчлек: творожный сыр, болгар борычы, кыяр

Эш барышы:
Кишерне һәм сырны зур теркадан кырабыз, йомырка, сыек май, майонез, тоз һәм он салып масса әзерлибез. Табага пергамент куеп шунын өстенә җәябез һәм духовкада 180Ста 15-20 минут пешереп алабыз. Әзрәк суынгач пергаменттан куптарып астын өскә әйләндереп творожный сыр ягабыз. Аның өстенә телемләп киселгән болгар борычы һәм кыярны 2 рәт итеп тезеп рулет төрәбез. Суыткычка куябыз. Икенче көнне өстәлгә кисәбез. Тәмле булсын.


Тәнзилә Габдрахманова

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш су

Нет комментариев