Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ифтарга төрекчә пылау пешерәбез

Ифтарга нәрсә пешерергә икән дип баш ватасыз икән, бу рецепт сезнең өчен. Бик уңайлы, җиңел һәм искиткеч тәмле ризык — төрекчә пылау.

Ул гарнир буларак та, аерым ризык буларак та тәмле ашала.

Ниләр кирәк булачак?

    Булгур ярмасы, якынча 300 грамм.

    100 г. ак май

    1 зур яки 2 кечкенә суган

    1 кишер

    2 болгар борычы, төрле төсле булса да ярый.

    2 помидор һәм 3 кашык томат пастасы.

    400 миллилитр шулпа (шулпа урынына су кулланырга да була).

    Кара борыч, тоз.

Ничек пешерелә?

Башта барлык яшелчәләрне һәм суганны бик вакт итеп турыйбыз. Помидорны кайнар су белән пешекләп алабыз, тиресен салдырабыз һәм вак шакмакларга турыйбыз. Кишерне чистартып олы кыргычтан кырабыз.

Булгурны юып куябыз.

Калын төпле кәстрүлгә май салабыз аны бераз гына җылытканнан соң, суганны салып, җиңелчә генә кыздырабыз, аннан борычларны өстәп 2-3 минут тушишь итеп алабыз, помидорларны һәм томат пастасын өстибез. Тоз һәм борыч салып болгатабыз.

Юылган булгурны салып болгатабыз һәм шулай берничә минут тотабыз. Аннан шулпа өстибез, тагын бер мәртәбә болгатабыз һәм кәстрүлне капкач белән каплап куябыз. Булгур бар дымны үзенә татып бетергәч, пылау әзер дигән сүз.

Төрекләр пылауны итсез ашый, ләкин бу пылау янына ит, тавык һәм хәтта балык та яхшы барачак, дип яза Шәһри Казан.

Ашлар тәмле, тоткан уразалар саваплы булсын!

 

Фото һәм чыганак: http://idel-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә пылау плов