Ипи пешерәбез
Аш-су бүлмәсе

Ипи пешерәбез

Ипине чыгарып, сөлге белән томалап торабыз.

1 стакан кайнаган җылымса суга 1 аш кашыгы коры чүпрә салып, яхшылап болгатабыз да 10 минутка калдырып торабыз.

Аннары чүпрәле суга 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы сыек май, 300 гр он салып яхшылап болгатабыз һәм җылы урынга 1 сәгатькә куеп торабыз, бу безнең апара була. Камыр кабаргач, кунага он сибеп камырны йомшак итеп, кулга ябышмаслык булганчы басабыз.

Ипи савытын майлап, камырны шунда салабыз. Яңадан ипи савытын җылы урынга куеп, камырны кабартабыз.

Ул арада мичне 180 градуска кадәр җылытабыз. Аннары ипине 40 минут пешерәбез. Бу вакыт үткәч, мичне сүндерәбез. Ипи савытын алмыйча, 10-15 минутлар шунда тотабыз. Аннары ипине чыгарып, сөлге белән томалап торабыз.

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


ипи аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев