Кабак кушып пешерегез!
Бу яшелчәнең бик күп авырулардан дәвасы бар.
Кабаклар озак саклансын, дисәгез, аларны башта — тышкы кабыгыннан, аннан эчендәге төшләреннән чистартыгыз да, йомшагын шакмаклап турап, туңдырыгычка куегыз. Аны кирәк вакытта алып, кабак ашы, бәлеш, пудинг, кекс кебек бик тәмле ризыклар әзерләргә була.
Дәвалану максатында кабакның төшләрен һәм йомшагын кулланалар. Аның төшләре организмда паразит суалчаннарны бетерергә ярдәм итә. Кабакның йомшагы шикәргә, каротинга, С, В1, В2 витаминнарына һәм организм өчен файдалы башка матдәләргә бай. Ул эчәкләр эшчәнлеген яхшырта һәм яхшы бәвел кудыру чарасы булып тора.
Күпчелек очракта кабак йомшагын дөгегә, манный һәм тары ярмасына кушып, ботка пешерәләр. Аңа сөт һәм аз гына шикәр комы да кушып җибәрергә мөмкин. Бөер авыруы булганда чи кабак сутын эчәргә киңәш ителә (тәүлегенә ярты стакан чамасы). Шулай ук, кабак сутын тән пешкәндә, экзема яисә тимгелләр чыкканда сөртәләр, дип яза Кызыл таң.
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев