Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Карабодай файдалы ул, аны ашарга кирәк

Тик балалар аны ашамый

“Карабодай боткасы иң файдалы боткаларның берсе инде, тик балалар аны ашамый”, дип әйтүче әти-әниләр аз түгел.

Карабодай аксымга, Р һәм В витаминнарына бай. Шулай ук составында калций, фосфор, тимер кебек микроэлементлар, алма һәм лимон кислоталары бар. Андагы фолий кислоталары организмның каршы торучанлыгын арттыра.

Күбрәк диетик ризык буларак билгеле. Шуңа да суга пешерелгән карабодай боткасын шикәр чиреннән, артык юанлыктан интегүчеләргә киңәш ителә. Мондый ботка кан тамырларын ныгыта, организмнан шлакларны, башка төр зарарлы матдәләрне, шул исәптән артык суны чыгара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев