Карбызлы салат ясау ысулы
Аш-су бүлмәсе

Карбызлы салат ясау ысулы

Бик тәмле, файдалы һәм җиңел салат.

Кирәк булачак: төше алынган карбыз – 300 г, брынза – 100 г,  ярты баш кызыл суган, 7–8 данә зәйтүн, 1 чәй кашыгы сыек бал, 1 аш кашыгы бәлзәм серкәсе, бераз гына кипкән бөтнек һәм зәйтүн мае.

Шакмаклап туралган карбыз белән брынзаны, ярымбоҗралап туралган суганны һәм зәйтүнне тәлинкәгә салырга. Зәйтүн мае, балзәм серкәсе һәм балны болгатып соус ясарга һәм аны тәлинкәдәге салат өстенә сибәргә кирәк. Бик тәмле, файдалы һәм җиңел салат әзер!

vatantat.ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


карбыз салат

Нет комментариев