Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

«Хезмәт»леләр тәкъдим итә

Газета укучыларыбызга үз коллективыбызда эшләүчеләрдән дә рецептлар туплап бирергә булдык.

Гөлсинә Яруллинадан кызыл чөгендер икрасы рецепты
5 кг пешкән чөгендерне эре кыргычтан кырабыз.
Берәр килограмм суган һәм помидорны, бер баш сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз яки вак итеп турыйбыз.
Һәркем үзе теләгәнчә тоз, 0,5 л сыек май, 9 процентлы 100 гр уксус салып, акрын утта 20-25 минут пешерәсе. Стерильле банкаларга тутырасы.

Тәнзилә Габдрахмановадан – баклажаннан кабымлык:
Өч килограмм баклажанны телемнәргә турап, ике яклап кыздырасы. Бер килограмм болгар борычы, 300 грамм сарымсак, 4 данә ачы борычны иттарткычтан чыгарасы. Барысын берләштереп, берәр стакан шикәр комы, уксус, сыек май, 1,5 аш кашыгы тоз салып болгатасы. 2-3 сәгатьтән банкаларга тутырып, суыткычка куясы. Ипигә ягып ашарга да бик тәмле, барлык төр ризыкка да искиткеч тәм бирә.

Ольга Плотниковадан – маринадланган борыч:
Борычны чистартып, дүрт өлешкә бүләргә. Ике минут кайнар суда тотып, кайнап торган маринадка салып, 5 минут пешерергә. Аннары стерильләнгән банкаларга тыгызламый гына тутырырга һәм әзер маринадны коярга.
Маринад болай әзерләнә: бер литр суга 9 процентлы 200 грамм уксус, 200 грамм сыек май, 200 грамм шикәр комы, ике аш кашыгы тоз, ике данә лавр яфрагы, 5 йомры кара борыч, ике канәфер, ике данә йомры хуш исле борыч. Уксусны маринадка борычларны салганда кушабыз.

Ольга Аскаровадан – солянка:
Кәбестәне чистартабыз, нечкә итеп, саламлап турыйбыз. Кишерне чистартып, эре кыргычтан кырабыз. Суганны ярым боҗралап турыйбыз. Помидорга кайнар су коеп, кабыгын салдырабыз, өлешләргә бүләбез. Барысын бергә кушып, шикәр комы, тоз, сыек май салып, әйбәтләп болгатабыз һәм акрын утта ике сәгать пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан берничә лавр яфрагы, йомры кара борыч, уксус салып, болгатабыз. Кайнар килеш стерильле банкаларга тутырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә