Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кичке ашларыгыз тәмле булсын

Сезгә «итле ачык бәлеш» рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз.

Эчлек өчен: 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч, сыр.

Пешерү тәртибе: Бәрәңгене чистартып, турап суда пешерергә. Суын түгеп, йомырка, май салып изәргә.

Он салып, камыр басарга һәм майланган табага бушатырга.

Борыч, суганны вак итеп турап, майлы табада кыздырып алабыз. Соңыннан ит фаршы, тоз салып, тагын бераз пешерергә. Кара борыч, ваклап туралган помидор салып яхшылап болгатабыз.

Эчлекне камыр өстенә бушатабыз.

Томат пастасын, сөт, сөт өстен бергә кушып болгатабыз. Соңыннан йомырка өстеп тагын бер каты болгатабыз һәм эчлек өстенә салабыз.

Ачык бәлеш 200 градус кызулыкта 40 минут пешә. Әзер булыр алдыннан сыр да сибәргә мөмкин.

Чыганак
       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт