Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Коймак торты рецепты

Тәмле әйбер ашыйсы килә, ә катлаулы рецептлар белән баш катырасы килмиме?

Алайса, КОЙМАК ТОРТЫ пешереп карагыз.Үзе тәмле, үзе җайлы!
Башта коймак пешерәбез. 
2 стакан чамасы кефир яки ачыган сөткә 2 йомырка сытабыз, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы сыек май салып, он өстәп, каймак кебек куе камыр ясыйбыз, кашык басып торырлык булсын. Аннары 1 стакан сөтне кайнатабыз, күперә башлауга, ярты бал кашыгы сода салып тиз генә туглыйбыз да шул сөтне камырга салабыз. Җайлап кына кашык белән генә болгатабыз да, шунда ук кызган майлы табада пешерә дә башлыйбыз. Әзер коймакларны тәлинкәгә өя барабыз.
КРЕМ болай ясала: 1 стакан каймакка (күбрәк тә ярый) ярты стакан шикәр комы салып сүрән утта куерганчы пешерәбез, аннары шул крем белән коймакларны майлап өябез. Өстен җиләкләр белән бизәсәгез, матур була. 
Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев