Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Кунаклар капка төбендә, ни пешереп алырга?!

Алар ишекне ача, ә мичкә керә "Ачма".

Ачма пешерү өчен 200 грамм дүртпөчмаклы юка ләвәш, 200 грамм сыр (сулугуни булса яхшы), 100 миллилитр сөт, 1 йомырка, 50-70 грамм сары май, 1 чеметем әнис орлыгы алына.

Ләвәшнең өстенә сөт сөртеп, 2-3 минут йомшартып алабыз. Аның өстенә угычтан үткәрелгән сыр җәябез һәм рулет рәвешендә төрәбез.

Табага сары май сылыйбыз һәм рулетны түгәрәкләп, спираль рәвешендә салабыз. Өстен күпергәнче тугланган йомырка белән сылап, сары май шакмаклары тезәбез.

Әлеге ризыкны 180 градуска кадәр кызган мичтә өсте кызарганчы пешерергә кирәк. Табынга чәй белән дә, соус яисә салат белән дә чыгарырга була, дип яза Кызыл таң.

Хуш килдегез, кунаклар!

 

Фото: "ВКонтакте"

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә