Кычыткан ашы пешердегезме әле?
Аш-су бүлмәсе

Кычыткан ашы пешердегезме әле?

Кычыткан чүп үләне генә түгел, белеп кулланганда дару да.

 Кычыткан элек әби-бабаларыбызны ачлыктан коткарып калган булса, хәзер аны төрле витаминнарына бай булганлыктан ашарга кушалар. Ул калий, кальций, магний, тимер ише макроэлементларга бай. Кычыткандагы кебек С витамины хәтта лимонда да юк. Шуларга өстәп, В һәм К төркеме витаминнары, кырмыска кислотасы (нәкъ шушы кислотасы белән «чага» да инде ул)… Кычыткан кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттыра, шикәрне, холестеринны киметә.

Яз көне бер-ике тапкыр кычыткан ашы ашап калырга кирәк диләр.

 


кычыткан ашы

Нет комментариев