Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Лилия Бәхтияровадан «Курабье» рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

150 грамм иләнгән югары сортлы он
100 грамм бүлмә температурасында йомшарган сыер мае
80 грамм шикәр пудрасы
40 грамм йомырка агы
5 грамм ванильле шикәр
30 грамм куе джем

Сыер маен, ванильле шикәрне һәм шикәр пудрасын ак масса барлыкка килгәнче күпертәбез. Йомырка агын ике тапкыр бүлеп салып, һәрберсендә күпертәбез. Он салып, миксер белән акрын гына болгатабыз. Аннары силикон кашык белән болгатып алабыз. 

Камыр үзләнеп, бер массага килгәч, кондитер капчыгына салып, пергамент өстенә чәчәк формасында кысып чыгарабыз. Уртасына юеш кашык белән басып чокырчык ясыйбыз да шулай ук аерым кондитер капчыгына салынган джемны агызабыз. Алдан җылытылган 180 градуслы газ мичендә 15-20 минут пешереп алабыз.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәй