Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ләйсән Саттаровадан "Ханум" рецепты

"Ханум" пешереп караганыгыз бар идеме, Сезнең якларда аны ничек атыйлар?..???

?Әзерләү тәртибе:

1 стакан җылы суга 1чәй кашыгы тоз, 3 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, он салып камыр басабыз.

Камырны 30 минут ял иттерәбез.

Ул арада, фаршка кишер белән суганны кыздырып салабыз, 2 бәрәңгене әрчеп, эре угычтан уып өстибез. Тоз, борыч салып, фаршны яхшылап болгатабыз.

Камырны икегә бүлеп, башта берсен, аннары икенчесен җәябез. Җәелгән камырны сыек май белән майлыйбыз. Майланган камыр өстенә фаршны калын итми генә җәябез дә, рулет кебек төрәбез.

Мантый пешерә торган кәчтрүл табасын майлап, рулетларны куеп, берәр сәгать пешерәбез.

?Тәмле булсын!

@leisan_sat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә Ханум