Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Мичтә бик тәмле итеп кәтлит белән бәрәңге пешерү ысулы

Айгөл Габиевадан тәмле рецепт

✅ иттарткычтан чыгарылган сыер ите
✅ 2 баш суган
✅ 2 теш сарымсак
✅ 1 йомырка
✅ тоз, борыч, киптерелгән базилик яки башка тәмләткечләр.
✅ Гарнирга бәрәңге
Соус:
✅ 3 данә помидор
✅ 2 теш сарымсак
✅ 4 аш кашыгы майонез
✅ тәменчә тоз

Әзерләү:

1.Иткә суган, йомырка, тоз, борыч, кипкән тәмләткечләр салып яхшылап болгатабыз һәм кәтлитләр ясыйбыз.

2. Бәрәңгене чистартып бик вак итмичә генә турыйбыз.

3. Соус өчен помидор белән сарымсакны блендерда изәбез, тәменчә тоз һәм майонез салып болгатабыз.

4. Табага бәрәңгене тезеп, соусның яртысын салабыз. Аның өстенә котлетларны тезәбез. Калган соусны өстенә сибеп, өстен фольга белән каплап 180 градуслы мичтә әзер булганчы пешерәбез. Пешеп чыккач фольганы алып, котлетлар кызарганчы тагын 10-15 минут мичтә тотабыз.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә