Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Миләүшә Сибгатуллинадан борай бәлеше рецепты

Борай бәлешен еш пешерәсезме, юк икән рәхим итеп әлеге рецепт буенча пешереп карагыз әле...

Камыр: 1 стакан сөт, 1 стакан тутырмыйча су, чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып бераз он кушып, апара ясадым. 1 чәй кашыгы тоз, 2 йомырка сарысы, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) һәм он салып йомшак камыр куйдым, кабарып менгәч төртеп төшердем! Тагын бер менгәч шәп иттереп бастым!

Эчлек: 2 стакан борайга 4 стакан су салып, салмак утта 30 минутлап пешердем, тоз салдым. Аннан өстен калын япма белән каплап, 2-3 сәгать томалап тордым.

Ит (минеке ат картасы белән), суганны сарымсак белән ак майда кыздырдым. Аннан борай белән болгатып, борыч, тоз өстәдем.

Камырны җәеп, эчлекне салгач, өстенә бер кап эретелгән ак май агызырга. 1 сәгатьтән соң кайнар шулпа салырга. Бәлешне 1 сәгать (ит белән булса 1,5) пешерергә.

Газ миченнән алгач, 30 минутлап өстен калын тастымал белән каплап тотарга.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә