Тәмле булсын!
250 г каймак, 100 г атланмай, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы салып, камыр ясыйм да ял итәргә каплап куям.
Ул арада эчлеген әзерлим. Тавык ите, бәрәңге һәм суганны шакмаклап турап, тоз-борыч өстим.
Камырны зур һәм кечкенә түгәрәккә бүлеп, җәям һәм эчлек салам, атланмай өстим. Шул вакытта ул коры булмый, телеңне йотарлык тәмле чыга. Камырны ябыштырам һәм 200 оС кызулыктагы духовкада 30 минут тирәсе пешерәм.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев