Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Рулет рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

Камыр өчен:
4 йомырка
100 грамм шикәр комы
100 грамм он
1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч (разрыхлитель)
2 аш кашыгы көнбагыш мае
2 аш кашыгы кайнар су

Йомыркага шикәр комы салып, ак төскә кергәнче миксер белән күпертәбез. Камыр йомшарткыч белән онны бергә бутап, йомыркага салып, астан өскә таба акрын гына болгатабыз. Соңыннан, май белән кайнар суны өстәп болгатабыз да, пергамент җәелгән табага салабыз. 180-200 градуста пешерәбез. Тиз пешә, 10-12 минутта. Газ миченә дә карый, озак яки тиз дә пешәргә мөмкин. Пешеп чыккач, пергаментын алып, икенче пергаментка төрәм. Аннары тастымалга төреп куям. Бу бисквит суынсын өчен кирәк. Ул арада крем ясыйбыз.

Крем өчен:
33 процентлы 200 грамм каймак (сливки)
150 грамм эремчекле сыр
70 грамм шикәр пудрасы
Бертөрле масса барлыкка килгәнче, барысын бергә миксер белән болгатабыз. Суынган бисквитка кремны ягып, рулетны төреп, суыткычка куябыз. Үзегез теләгәнчә бизи аласыз. Чәйләрегез тәмле булсын!

Айзилә Рәхмәтуллина,
Актаныш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт рулет