Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Серле десерт

Десертны бер сәгатьләп суыткычта тотарга мөмкин, ясауга ук табынга чыгарырга да ярый

Кирәк була:
200 грамм җиләк
200 грамм киви
200 грамм 10-20% лы сөт өсте (сливки)
4-5 данә зефир
шоколад

1. Зефирны кисәкләргә бүлеп, сөт өсте кушабыз, бертөрле массага әйләнгәнче, блендерда туглыйбыз.
2. Җиләкне 4 кисәккә бүлеп турыйбыз (бик эре җиләк булса, күбрәк кисәккә бүләбез).
3. Кивины чистартып, шакмаклап турыйбыз.
4. Креманкага бер рәт җиләк салабыз. Өстенә җиләк капланганчы крем салабыз.
5. Икенче рәт итеп киви салабыз. Өстенә шулай ук капланганчы крем салабыз.
6. Вак угычтан уган шоколад белән бизибез.
Десертны бер сәгатьләп суыткычта тотарга мөмкин, ясауга ук табынга чыгарырга да ярый.
Тәмле булсын!

Рецепт @elvira_kmv

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев