Ат, сарык яки тавык итеннән әзерлибез. Шашлык яңа чалган иттән ике сәгатьтә дә өлгерергә мөмкин. Әгәр алдан чалынган ит булса, бер яки ярты көн алдан хәстәрен күреп куйсагыз, яхшы булыр.
2 кг иткә 100 г соя соусы,
2 чәй кашыгы аджика,
2 чәй кашыгы гәрчич,
ярымбоҗралап туралаган 1 лимон,
1 помидор,
1 баш сарымсак салып болгатып, суыткычка куярга.
Тәм кергәннән соң пешереп, табынга яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр белән бирергә.
Нет комментариев