Сыер итеннән кайнар салат
Аш-су бүлмәсе

Сыер итеннән кайнар салат

Итне турап кыздырып алырга яки стейк итеп пешерергә һәм аннары турарга мөмкин.

Салат өчен: сыер ите, төрле салат яфраклары, рукола, помидор, яшел суган, зәйтүн мае, тоз, эрбет чикләвеге.

Итне турап кыздырып алырга яки стейк итеп пешерергә һәм аннары турарга мөмкин.

Тәлинкәдә салат ясыйбыз, беренче итеп салат миксы, рукола, помидор турап тезәргә, кайнар ит салырга, май салырга һәм тоз сибәргә кирәк. Яшел суган да салырга була, эрбет чикләвеге белән бизәргә мөмкин.

Чыганак: Интертат, автор: Гөлүзә Василова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


рецепт салат сыер ите

Нет комментариев