Тәмле салат рецепты
Аш-су бүлмәсе

Тәмле салат рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк булачак:

1 зур болгар борычы
1 зур кыяр
якынча 172 г колбаса
1 банка консервланган кукуруз
1 тырнак сарымсак
2 чи йомырка
майонез.

Болгар борычы, кыяр, колбасаны саламлап турыйбыз. 2 йомырканы вилка белән болгатабыз, әзрәк тоз салабыз һәм майлы кызган табага җәябез, пешкәнче тотабыз, ул белен формасында килеп чыга. Йомырка җәймәсен рулет ясап төрәбез һәм шулай ук саламлап турыйбыз.

Барысын бергә кушабыз, майонез һәм күп итмичә тоз салып, болгатабыз. Тәмле, шул ук вакытта сусыл да, туклыклы да салатыбыз әзер.

Чыганак
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев