Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тавык һәм гөмбә белән тутырылган борыч әзерләү ЫСУЛЫ

Тәмле булсын!

Моның өчен 7 баллы борыч, 1 тавык түше, 300 гр шампиньон, 150 гр сыр, 1 баш суган, 10 зәйтүн җимеше, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.

Тавык түшен саламлап турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз. Борычны юып, икегә бүләбез, төшләреннән чистартабыз. Шампиньон, суган һәм зәйтүн җимешен ваклап турап кыздырабыз. Сырны эре угычта уабыз. Бөтен ингредиентларны кушып, тоз-борыч сибәбез. Эчлекне борыч эченә тутырып, майлы табага тезәбез. 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәбез.

Тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт