Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Тавык колбасасы ясау ысулы

Белеме буенча – электрик, күңеле белән пешекче булган Рәдис Гәрәев рецепты буенча пешереп карагыз әле.

Ир-ат кулы ризыкны тәмлерәк әзерли, диләрме әле?! Белеме буенча – электрик, күңеле белән пешекче булган Рәдис Гәрәев рецепты буенча пешереп карагыз әле.

Кирәк булыр: 2 тавыш түшкәсе, 30 г желатин, тәмләткечләр (борыч, тоз, сарымсак оны).

Тавык түшкәсенең тиресен салдырып, артык зур итми генә турыйбыз (1х1 см). Туралган тавык ите өстенә 30 г желатин һәм тәмләткечләр салып, әйбәтләп болгатабыз. Шуннан соң стрейч пакет өстенә салып, колбаса формасына китереп, берничә кат төрәбез, башларын җеп белән бәйлибез. Әзер колбасаны кайнап торган суга салып, 40 минут тотабыз.

 

Ватаным Татарстан

Фото: cookpad.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә