Телеңне йотарлык татлы джем
Аш-су бүлмәсе

Телеңне йотарлык татлы джем

Тәмле булсын!

Кирәк булачак: 1 килограмм бакча җиләге, 0,5 килограмм шикәр, 

Желе ясый торган катнашма  (Желфикс 2:1) – 1 кап

Әгәр, сез джемның куе булуын теләсәгез,  «Желфикс»ны 1:1 исәбеннән кулланыгыз. Чистартылган җиләкне блендерда изәбез, кайнату өчен зур савыт алабыз.

«Желфикс»ны ике-өч чәй кашыгы шикәр белән бутап, җиләк измәсенә салырга һәм яхшылап болгатырга. Кайнап чыгар алдыннан гел болгап торырга. Кайнагач,  калган шикәрне дә салып,  болгата-болгата тагын өч минут утта тотарга. Ярты сәгатьтә өлгерергә тиеш. Күбеген алып, банкаларга тутырырга.

Туганайлар

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев