Тәмле чия кайнатмасы әзерлибез
Аш-су бүлмәсе

Тәмле чия кайнатмасы әзерлибез

 Варенье кайната торган савытка 1 стакан су салып кайнатып чыгарырга.

1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга, кабат 1 стакан чия белән 1 стакан шикәр комы салырга.

9 стаканга хәтле шулай эшләргә. Иң сонгысында кайнап чыккач ипләп кенә 15 минут кайнатырга, күбеге чыкса, җыеп алырга.

4 стакан шикәр комы салып болгатырга, газны сүндерергә. Болгатып шикәр комын эретеп бетерергә, җылы килеш банкага тутырырга.

Чиянең төшен алырга кирәкми. Бары тик бер генә стакан су салабыз.
Тәмле булсын!

Чыганак


чия кайнатмасы

Нет комментариев