Быел кыяр бик күп булды, нишләтергә белгән юк, дигән сүзне күп кенә хуҗабикәләрдән ишетәбез.
Түбәндәге салатны шул уңайдан тәкъдим итәбез. Ясап карагыз, бик тәмле була.
3-4 килограмм кыярны телемләп яки озынчага турарга кирәк. Шуңа 500 грамм томат пастасы, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан сыек май, 2 аш кашыгы тоз, вак итеп туралган яки угычтан чыгарган 2 баш сарымсак, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч салып, әйбәтләп болгатасың да, 3 сәгать шулай тотасың. Ара-тирә болгаткалап алырга кирәк. 3 сәгать торганнан соң газга куеп кайнатып чыгарабыз да, 15 минут кайнатканнан соң 180 миллилитр уксус салып, яңадан яхшылап болгатырга кирәк. Әзер салатны стерильләштергән банкаларга тутырып куябыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев