Алма белән грушаны телемләп турадым. Массаның 30 проценты груша, 70 проценты алма иде.
250 гр күрәгә юып салдым да барысын бергә пешерергә куйдым. Өстенә чеметем лимон кислотасы сиптем, минем 7 кг масса иде. Ярты чашка су салдым да, куерганчы озаклап пешердем. Аннары 1 кг массага 800 гр исәбеннән шикәр комы салып, ул эрегәнче кайнаттым. Суынгач, блендр белән издем. Бик тәмле повидло килеп чыкты, төсе дә матур булды.
Тәския Вәгыйзова, Минзәлә
Чыганак: Шәһри Казан ; фото: pixabay.com
Нет комментариев