Укучыбыздан тәмле күчтәнәч: кабак пирогы
Аш-су бүлмәсе

Укучыбыздан тәмле күчтәнәч: кабак пирогы

Ә сез кабактан ниләр пешерәсез?

Кечерәк ярты кабакны чистартабыз, шакмаклап турыйбыз да, майлаган табага салабыз, фольга каплап, пешәргә куябыз.

4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, чама белән тоз, уксуста сүндерелгән чәй содасы, 1 аш кашыгы балны бергә болгатабыз.

Пешкән кабактан пюре ясыйбыз һәм әзер массага салабыз. Аз-азлап, коймак камыры хәленә җиткәнче он кушып, болгатабыз һәм духовкага куябыз.

Теләгән кеше корица яки ваклаган әстерхан чикләвеге дә куша ала. Бик тәмле пирог килеп чыга.

Чәйләрегез тәмле булсын!
 


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев