Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

ЯШЕЛ БОРЧАКНЫҢ ПЫЯЛА БАНКАДАГЫСЫ ЯХШЫРАК

Борчакны яшел килеш консервлауны XVII гасырда голландиялеләр уйлап тапкан. Россиягә ул XIX гасырда килеп җитә, яшел борчакны производствода консервлау совет заманнарында гына башланган.

ГОСТ буенча җитештерелгәнен алыгыз, ул яңа җыелган һәм туңдырылган борчакны гына консервларга рөхсәт итә. Техник шартлар (ТУ) буенча, киптерелгән борчак та куллана алалар. Ясалу вакытына игътибар итегез. Ул июньнән августка кадәр булырга тиеш.

Пыяла банкадагысы яхшырак, мондые кыйбатрак тора. Кибеттә үк борчакларының төсен, формасын, суының нинди икәнен тикшереп була. Борчаклар яшел, бертөрле зурлыкта, суы үтә күренмәле булырга тиеш. Банкада борчак кимендә 60 % тәшкил итәргә тиеш, селкетеп карагыз, аннан шалтыраган тавыш ишетелмәскә тиеш.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_11609%2Fall

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев